Татарстан мәктәп укучылары - информатика фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы призерлары

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Информатика фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы 6-12 апрельдә Екатеринбург шәһәрендә үтте. Олимпиадада Россиянең 50 субъектыннан килгән 245 укучы катнашты.
Олимпиада сынаулары Россиянең беренче Президенты Б.Н. Ельцин исемендәге Урал федераль университеты базасында үткәрелде.
Татарстан командасыннан 4 укучы информатика фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы призерлары булды: Казан шәһәренең Ж.А.Зайцева исемендәге 122нче номерлы гимназия укучылары Чернега Никита, Мингалиев Наил, Волостнов Алексей һәм Казан шәһәренең 2нче номерлы лицей-интернат укучысы Корчагин Максим. Олимпиадада Татарстан Республикасыннан барлыгы 7 укучы катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International