«Россия электрон дөньяда» Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр арасында Татарстан укучылары да бар

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
Татарстан Республикасы мәктәпләренең югары сыйныфларында белем алучы 2 укучы Б.Н. Ельцин исемендәге Президент китапханәсенең тарих, җәмгыять белеме һәм рус теле фәннәреннән “Россия электрон дөньяда” Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре исемлегендә.
Казан шәһәреннән Анастасия Рубцова рус теле буенча олимпиада призеры булды, ә Лениногорск шәһәреннән Ливия Панина җәмгыять белеменнән яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Җиңүчеләр исемлегендә шулай ук Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе, Удмуртия һәм Башкортостан республикалары, Орлов, Тамбов, Пенза, Кемерово һәм Калининград өлкәләреннән югары сыйныф укучылары бар.
Президент китапханәсе олимпиадасы инде дүртенче ел рәттән үткәрелә. Елдан-ел олимпиадада катнашучылар саны арта. Быел исә катнашыр өчен Россия Федерациясенең 82 субъектыннан 3 меңнән артык мәктәп укучысы заявка җибәргән. Президент китапханәсе олимпиадасының максаты – яшьләрдә илебез тарихында булган вакыйгаларга кызыксыну уяту. Олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы 14 майда Президент китапханәсендә узачак. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International