Белем бирү өлкәсендә балага психологик-педагогик ярдәм күрсәтү

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

15-16 апрельдә “Росток” үзәгендә “Белем бирү өлкәсендә балага психологик-педагогик ярдәм күрсәтү” дигән темага Ачык ишекләр көне узды. Әлеге программага түбәндәгеләр керде: “Росток” үзәге шартларында гаиләне психолгик-педагогик яктан озатып бару, төрле категорияле педагоглар өчен мастер-класслар. Мастер-классларда техника һәм технология белән практик яктан таныштыру эше дә булды. 17 апрельдә Ачык ишекләр көне кысаларында  “Балигъ булмаганнаргә начар мөнәсәбәтне һәм көч куллану очракларын ачыклау һәм профилактик чаралар күрү” дигән темага методик күпер дә узды. Бу чараның максаты – балаларга үз вакытында психологик-педагогик яктан булышу, ашыгыч ярдәм күрсәтү ысулларын аңлату.

Ачык ишелкләр көне эшендә Татарстанның төрле белем бирү учреждениеләреннән һәм ППМС-үзәкләреннән килгән 100 педагог катнашты.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International