Алабуга балалар йортында Халыкара Хлебников шигърият фестивале узды

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
2014 елның 19 апрелендә Алабуга балалар йорты Халыкара Хлебников шигърият фестивалендә катнашучыларны кунакка кабул итте. Балалар йортында тәрбияләнүчеләр үзләренең зур, уңайлы йортларының чын хуҗалары буларак, бинада экскурсия үткәрделәр, үзләренең бүлмәләрен күрсәттеләр; чыгарылыш класс укучылары кунакларны үзләренең киләчәккә планнары белән таныштырдылар. Аннары, балалар йортының кунаклар залында ,чын мәгънәсендә, шигърият бәйрәме узды. Балалар, шагыйрьләр укыган шигырьләрне зур кызыксыну белән тыңладылар һәм аларны татар теленә тәрҗемә иттеләр.
Алабуга балалар йортының кунакчыл хуҗалары да аларга җавапсыз калмады- балалар йортында тәрбияләнүчеләр кунакларга үзләренең мода коллекцияләреннән фрагментлар күрсәттеләр. Акпарсова Алинә һәм Гречнева Юля бу җәйдә Болгарияда узачак халыкара конкурста яңгыраячак музыкаль номерларын башкардылар. Алабуга дәүләт музей- тыюлыгының директоры Руденко Гөлзадә Рәкыйповна балаларга бүләкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International