Татарсан мәктәп укучылары химия фәне буенча X Бөтенроссия мәктәп укучылары турнирында призер булды

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе
2014 елның 18-21 апрелендә Санкт Петербург шәһәрендә Санкт-Петербург Дәүләт Университетының Химия факультеты базасында химия фәне буенча X Бөтенроссия мәктәп укучылары турниры узды. Сайлап алу этабында Россия, Белоруссия, Казахстаннан 34 команда катнашты, алар арасыннан 18е финалга чыкты. Катнашучыларга башка командалардан булган оппонентлары һәм жюри әгъзалары каршында 12 фәнни мәсьәлә чишергә һәм аларны якларга туры килде. Әлеге биремнәрне чишү өчен укучыларда химия фәненнән тирәнтен белемнәр, фәнни әдәбиятны яхшы белү, ораторлык осталыгы булу таләп ителә.
Киеренке көрәштән соң 2нче урынны Казаннан “Сверхсопряжение” командасы яулады. Аның составында 131нче физика-математика лицее укучылары Алексей Садыков, Михаил Ягофаров һәм Руслан Котляров чыгыш ясады. Команда җитәкчесе – Казан университетыннан химия фәннәре кандидаты Игорь Алексеевич Седов. Шәхси беренчелек нәтиҗәләре буенча Алексей Садыков 1 дәрәҗәдәге диплом, ә Михаил Ягофаров 2 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.
Тулырак мәгълүматны турнир сайтыннан алырга мөмкин: http://www.scitourn.ru/school
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International