Татарстанда беренче мәртәбә “Асылташ” мәктәп укучылары олимпиадасы уза

2014 елның 25 апреле, җомга
Бүген “Сәләт” Йортында “Асылташ” мәктәп укучылары олимпиадасы икенче турының рәсми ачылу тантанасы уза. Олимпиада “Сәләт” берләшмәсенең яңа проекты, ул Татарстан Республикасы һәм Россия регионнарында интеллектуаль сәләтле балаларны барлау һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. “Асылташ” олимпиадасының үзенчәлеге шунда - биремнәр иҗади формада бирелгән һәм аларны чишү өчен бер үк вакытта берничә фәннән булган белемнәрне эшкә җигүне таләп ителә.
Олимпиаданың оештыручылары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм «Сәләт» фонды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International