Казанда 5-нче сыйныф укучыларының VI региональ интеллектуаль марафоны узды

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе

2014 елның 24 апрелендә Казан шәһәре Мәскәү районының 75нче гимназиясе базасында Л.В. Занков системасы буенча башлангыч белем алган 5-нче сыйныф укучыларының VI региональ интеллектуаль марафоны узды. Марафонда Татарстан Республикасының 45 мәктәбеннән укучылар катнашты.

РФ атказанган укытучысы, доцент, психология фәннәре кандидаты, балалар психоаналитигы һәм «Я другой» «Особенные дети: диагностика и коррекция»  программасы авторы Л.Ф. Блинова башлангыч сыйныф укытучылары өчен семинар үткәрде. 75нче гимназия укытучылары 5нче сыйныф укучылары өчен мастер-класслар оештырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International