Татарстанның иң яхшы мәктәп бизнес-компанияләре билгеле булды

2014 елның 25 апреле, җомга
25-26 апрельдә “Навигатор-Кампус” Беренче шәхси технопарк мәйданында Татарстан Республикасы мәктәп компанияләренең XIV слеты узды. Слетның бәйге өлешләрендә Казан, Бөгелмә, Түбән Кама, Болгар шәһәрләреннән иң яхшы 10 мәктәп бизнес-компаниясе катнашты.
Республика Слетындагы ике көн дәвамында мәктәп укучылары аудиториягә үзләренең бизнес компанияләрен тәкъдим итте, жюри әгъзалары белән әңгәмәдә катнашты (профессионаллар бәйгесе кысаларында), бизнес-кейслар чиште һәм Ярминкәдә катнашты.
Яшь эшмәкәрләр һәм бизнес өлкәсе вәкилләреннән торган жюри әгъзалары Казан шәһәре 7нче гимназиясенең “MonArt” мәктәп компаниясен бер тавыштан Слетның җиңүчесе дип тапты. Икенче һәм өченче урыннарны КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицееннан “Вожатый 2.0” мәктәп компаниясе һәм Казанның 9нчы мәктәбеннән “StepUр” мәктәп компаниясе алды.
Призлы урыннар яулаган мәктәп компанияләре 2014 елның май аенда Мәскәүдә узачак Бөтенроссия мәктәп компанияләре слетында Татарстан данын яклаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International