25 апрельдә V республика кадетлар слеты узды

2014 елның 25 апреле, җомга

2014 елның 25 апрелендә Чистай шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган V республика кадетлар слеты узды. Слетта Татарстан Республикасының 12 кадет мәктәбеннән укучылар катнашты. Слет программасы төрледән-төрле хәрби-патриотик чаралар белән тулыландырылган иде: хәрби-интернационалистлар белән очрашу, “Выстрел” хәрби-патриотик эзләнүләр отряды музеена сәяхәт, “Мин толерант” дип аталган интерактив шөгыль.

Кадет мәктәп-интернат һәм кадет мәктәпләре җитәкчеләре җыелышында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү буенча көнүзәк мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

Чистай муниципаль районындагы “Джукета” тарихи тыюлыгы мәйданында слет кысаларында “Ватанны сакларга әзер!” дип аталган хәрби-тактик уен үтте. Кадетлар өчен катлаулы, шул ук вакытта мавыктыргыч ярышлар оештырылды.

Җитди көрәштә Тәтеш шәһәре Кадет мәктәп-интернат командасы беренчелекне яулады. Шулай ук Актаныш районы һәм Бөгелмә шәһәре Кадет мәктәп-интернатлары командалары призерлар булды. Баш казыйның махсус бүләге белән, ярышлар вакытында җайга салынып, бердәм эшләгәннәре өчен, Спас районы командасы бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International