Казанда балаларын тәрбиягә алган ата-аналар ассоциациясе булдырылачак

2014 елның 22 апреле, сишәмбе
22 апрельдә Казанның Киров районында урнашкан балалар йортында "Гаиләләренә бала алырга теләүче һәм ятим калган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтүче консультатив төркемнәрне оештыру" дип аталган республикакүләм семинар үтте.
Семинарда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгыннан Зөлфия Мусабирова, Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы уллыкка, опекага алу һәм попечительлек Республика Үзәге җитәкчесе Диана Хабибуллина, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм ата-аналар катнашты. Семинар барышында ятим һәм ата-ана карамагыннан калган балаларны гаиләләренә алучылар, борчыган мәсьәләләрне күтәреп чыктылар, кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International