“Кулибины XXI века» дип аталган VII Яшь уйлап табучылар республика олимпиадасының финалы булды

2014 елның 26 апреле, шимбә
2014 елның 24-26 апрелендә “К(И)ФУ IT-лицей» лицей-интернаты базасында “Кулибины XXI века» дип аталган VII Яшь уйлап табучылар республика олимпиадасының финал чаралары узды. Олимпиаданы оештыручылар һәм үткәрүчеләр - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте советы, Казан (Идел буе) федераль университеты. Олимпиаданың сайлап алу турында Республиканың 30 районыннан 122 проект катнашты. Финалга иң яхшылары дип табылган 30 проект үтте. Алар арасында Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Биектау, Чүпрәле, Кайбыч, Менделеевск, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Тукай, Чистай муниципаль районнары, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләре бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International