“Татарстан эрудиты-2014” республика бәйгесе старт алды

2014 елның 13 апреле, якшәмбе
2014 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Зур залында “Татарстан эрудиты-2014” республика бәйгесе старт алды.
Беренче турда 75 мәктәптән 188 укучы катнашты, аларның 50се Татарстан Республикасы районнарыннан.
14 майда беренче тур нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган катнашучылар бәйгенең икенче турында катнашырга чакырылачак. Аларга төрле фәннәр буенча 50 сорауга телдән җавап бирергә кирәк булачак.
“Татарстан Эрудиты” проектын оештыручылар - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Казан федераль университеты, Н.ИЛобачевский ис. Академик лицей һәм “Идея” Технопаркы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International