Кукмараның Поч.Сутер мәктәбе командасы судомодельләр ясау буенча республикада беренчелекне алды

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
Казан шәһәренең балалар техник иҗат үзәге базасында республика укучылары арасында гади судомодельләр ясау буенча шәхси-команда беренчелеге узды. 29 команда арасында Кукмара районының Поч.Сутер урта мәктәбе укучылары, беренче урынга чыгып, күчмә кубокка ия булды.
Шәхси зачетта шушы ук мәктәп укучысы Валерий Исланов беренче, өченче, ә Даниил Иванов икенче урынга лаек булдылар. Зур Кукмара һәм Кәркәүч урта мәктәпләре командалары 6нчы һәм 9нчы урыннарны алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International