Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
"WorldSkills Competition-2019" һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты Казанда узарга мөмкин
2014 елның 20 мае, сишәмбе
Бүген “Казан ярминкәсе”ндә Россиянең һәм Казанның "WorldSkills Competition-2019" һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукына заявка бирү кампаниясендә катнашуы турында сөйләштеләр. Исегезгә төшерик: монда "WorldSkills Russia" II илкүләм чемпионаты кысаларында ярышлар уза.
Презентацияләүдә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының эшче кадрларны әзерләү һәм өстәмә һөнәри белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Наталья Золотарева, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, "WorldSkills International" хәрәкәте президенты Саймон Бартли, Россиядә "WorldSkills International" илкүләм операторы – “Образование – обществу” фонды президенты Лидия Фролова, “Казан-2013” башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров һәм Россиядән "WorldSkills International" техник делегат Павел Черных катнашты.
Наталья Золотарева билгеләп үткәнчә, һәрбер ил өчен "WorldSkills Competitions" кебек ярышларны кабул итү – әһәмиятле вакыйга.
Эш төркеме җитәкчесе Лидия Фролова сүзләренчә, "WorldSkills" хәрәкәте Россиядә тиз үсә. “Без Казанның тиз үсә торган һәм нәтиҗәле, эшче кадрларга ихтыяҗ булган, бу юнәлешне үстергән, мондый чара уздыру өчен кирәкле объектлар төзи торган төбәкнең башкаласы буларак күрсәтергә җыенабыз”, - дип билгеләде Л.Фролова. Павел Черных сүзләренчә, "WorldSkills Russia"дан гаризаны көз көне Люцернда (Швейцария) булачак генераль ассамблеяда тәкъдим итү планлаштырыла. Тавыш бирү 2015 нче елның августында Сан-Паулуда уза. Франция, Бельгия, Кытай Россиянең көндәшләре буларак катнаша.
Татарстанның социаль-икътисади үсеше турында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Энгель Фәттахов сөйләде. Аның сүзләренчә, республиканың мәшгуль халкының саны 2 милионнан арта, аның 1 млн. артыгы эре һәм урта предприятиеләрдә эшли. 2014-2016 нчы елларда республика икътисадына 440 һөнәр һәм белгечлек буенча 98 мең белгеч кирәк булачак. Аның 35 проценты – эшче кадрлар.
Ул игътибар иткәнчә, Татарстанда 103 урта һөнәри белем бирү учреждениесе эшли, анда якынча 80 мең студент белем ала. Аларда 200 һөнәр һәм белгечлек буенча белем бирелә. Соңгы 5 елда һөнәри белем бирү программалары исемлеге якынча 2 тапкырга арткан.
“Казан 2013” башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров дискуссиядә катнашучыларга Казанны тәкъдим итте. “Концепция нигезендә без булган инфраструктураны һәм бу елларда барлыкка киләчәк инфраструктураны тәкъдим итәбез. Яңа “Казан-Экспо” күргәзмә үзәге шундый проектларның берсе була, аны 2018 нче елга төзү көтелә. Комплекста кирәкле күләмдә күргәзмә мәйданчыклары, конгресслар уздыру бүлмәләре булачак”, - дип билгеләде А.Кадыйров.
Халыкара мәгълүмат үзәге бинасын дөнья чемпионатының тагын бер бинасы итәргә тәкъдим ителә, анда катнашучыларның сервисларын урнаштырырга, конгресслар, күргәзмә чараларын уздыруны оештырырга була. Мәдәни-күңел ачу кластерын оештыру өчен, "Kazan-Arena" стадионы һәм Спортның су төрләре сарае территориясен файдалану тәкъдим ителә. Чемпионатта катнашучыларны студентлар кампусында урнаштырырга мөмкин.
"WorldSkills International" хәрәкәте президенты Саймон Бартли билгеләп үткәнчә, әлегә Казанның дөнья чемпионатын уздыру хокукын яулау шансларын фаразлавы кыен. “Карар киләсе елда Сан-Паулуда "WorldSkills" хәрәкәтендә катнашучы 69 илнең делегаты очрашуында кабул ителәчәк”, - дип билгеләде Саймон Бартли.
Аның сүзләренчә, дөнья чемпионатын уздырганда исәпкә алына торган берничә критерий бар. Барыннан да элек, инфраструктура – катнашучылар сыярлык иркен бүлмәләр булырга тиеш. Моннан тыш, чемпионатта катнашучылар һәм кунаклар урнашу өчен, урыннар, кунакханәләр, конференцияләр уздыру өчен бүлмәләр булуы мөһим.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
февраль, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 2025 елда иң яхшы галимен бүләкләде: ул Кев Салихов
Казанда Б. Рәмиев исемендәге IT-паркта тугыз номинация буенча «Фәнни алгарыш" премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.
(ИФО) Идел буе федераль округының интеллектуаль олимпиадасының төбәк этабы Татарстанда узачак
Укучыларны интеллектуаль үстерү һәм яшь талантларны инновацион эшчәнлеккә җәлеп итү бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда Идел буе федераль округының интеллектуаль олимпиадасы узачак.
"Эфир" телеканалында "Белем дөньясы" программасының яңа сезоны старт ала
«Белем дөньясы» программасының яңа сезоны башлана. Тамашачыларның киң даирәсенә исәпләнгән проект һәр чәршәмбе көнне 18.30 сәгатьтә "Эфир" телеканалында чыгачак.
Яшел Үзән судно төзелеше көллияте директоры урынбасары Ирина Крошечкина Татарстан дәүләт бүләгенә ия булды
Россия Фәне көне алдыннан, 6 февральдә, Казан Кремлендә илебез фәне үсешенә зур өлеш керткән галимнәрне бүләкләү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз