Рособрнадзор: Татарстан белем сыйфаты буенча ярыйсы гына нәтиҗәләр күрсәтә

2014 елның 1 июле, сишәмбе
Татарстан Республикасы мәктәпкәчә, мәктәп, профессиональ этапларда белем сыйфаты буенча ярыйсы нәтиҗәләр күрсәтә. Бу хакта “Татар-информ” МА да “Пятница, с 13-го” программасында Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек җитәкчесе Сергей Кравцов белдерде.
“Бөтенроссия киңәшмәләренең Казанда үткәрелүе очраклы түгел – республика тәҗрибәсе РФ нең башка субъектларына да файдалы. Республика үсеш ала. Татарстан Президенты тарафыннан күп эш башкарыла”, - дип билгеләп үтте спикер.
Шулай ук агентлык әңгәмәдәше уку йортларының матди-техник тәэмин ителеше дәрәҗәсен дә билгеләп үтте.
Татарстанда мәгариф өлкәсендә эшләүче күзәтчелек системасына да аерым игътибар бирде Кравцов. “Бөтен мәгълүматларның бердәм системасы, билгеле төркем укучылар арасында белемнәрен тикшерү мөмкинлеге бар. Бу без федераль дәрәҗәдә эшләргә теләгән нәрсә”, - дип ассызыклады ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International