Чаллының 8 мәктәбендә ремонт эшләре төгәлләнеп килә

2014 елның 9 июле, чәршәмбе
15 июльгә автокала мәктәпләрендә капиталь ремонт эшләрен төгәлләргә ниятлиләр. 8 белем учагына республика программасы буенча 302,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Программа тарафыннан 8 төрдә эш башкару күздә тотыла. Алар 90 процентка үтәлгән. «Төзүчеләрнең бер атна вакыты калды», - дип, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов ремонт эшләренең вакытын төгәл үтәргә чакырды. Ул кичә әлеге мәсьәлә буенча күчмә киңәшмә үткәрде.
Төзүчеләр күпмедер акчаны янга калдыруга иреште. Мисал өчен, 3нче мәктәптә 37 миллионның – 7, ә 27нче мәктәптә 46 миллион сумның 4 миллионын янга калдырдылар. Хәзерге вакытта мәктәп директорлары әлеге суммага башкарылачак өстәмә эшләрне барлый.
«Без янга калдырган акчалар Казанга китеп бармасын иде инде», - дигән шиген белдерде төзүчеләрнең берсе Фәрһад Латыйпов белән аралашкан вакытта. «Безнең акчалар шәһәрдә калачак», - дип тынычландырды аны Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе.
Мәктәпләрдә капиталь ремонт белән бергә, сыйныф бүлмәләрен төзекләндерү эшләре дә бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International