Саба районында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләре август киңәшмәсе узачак

2014 елның 6 августы, чәршәмбе
15 августта Байлар Сабасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Татарстан: инновация регионы мәгарифе» дигән темага мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең чираттагы август киңәшмәсе узачак.
Республика мәгариф системасы үсеше бурычлары һәм нәтиҗәләре турында төп доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясаячак.
Шулай ук утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутатлары, ТР буенча федераль орган җитәкчеләре, предприятия җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары һәм мәгариф идарәсе муниципаль органнары җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү оешмалары ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учрежденияләре директорлары, мәгълүмати-методик үзәк директорлары һәм методистлары һ.б. катнаша. Август киңәшмәсе кысаларында үткәрелгән чаралар инде 5 августта ук башланды.
Программа проекты
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International