Саба районында мәктәпкәчә белем бирү системасын камилләштерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2014 елның 8 августы, җомга
Бүген, 8 август көнне Саба муниципаль районында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең “Профессионализм, инновация, иҗат, уңыш – федераль дәүләт мәгариф стандартларын сыйфатлы рәвештә гамәлгә ашыру нигезе” дигән темага II секция утырышы узды. Белгечләр, мәгариф идарәсе муниципаль органнар методистлары, педагогик көллият укытучылары һәм балалар бакчалары мөдирләре Саба районы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында булды, Саба районы тәрбиячеләренең мәктәпкәчә белем бирү нәтиҗәлелеген тәэмин итү ысулы буларак инновацион технологияләр куллану тәҗрибәсе белән танышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International