Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Энгель Фәттахов: “Корылтайның максаты – милли мәгарифнең бүгенге торышына бәя бирү һәм үсеш перспективаларын билгеләү”
2014 елның 11 августы, дүшәмбе
Соңгы елларда милли мәгариф юнәлешендә шактый эш башкарылды, әмма проблемалар да юк түгел. Безнең бүгенге съездның максаты – милли мәгарифнең бүгенге торышына бәя бирү һәм үсеш перспективаларын билгеләү. Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VI бөтенроссия корылтаенда ясаган чыгышында шулай дип белдерде. Корылтайның ачылышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
“Туган телне саклау, үстерү – бүгенге көндә гаять мөһим һәм көн кадагында торган мәсьәлә. Җир шарының төрле төбәкләрендә сибелеп яшәүче татарлар өчен туган тел – милләтебезне милли-мәдәни һәм рухи яктан берләштерүче зур көч ул. Ә телне, милли мәдәниятне, традицияләребезне саклап калуда төп рольне укытучылар үти. Чөнки илебезнең, милләтнең киләчәге булган яшьләрнең язмышы – нәкъ менә мөгаллимнәр кулында”, - дип мөрәҗәгать итте министр укытучыларга. Ул, дөньяның кайсы гына төбәгендә яшәүгә карамастан, татар теленә, мәдәниятенә карата битараф булмыйча, милли рухны саклау юнәлешендәге эшләре өчен татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәренә ихлас рәхмәтен җиткерде.
Энгель Фәттахов ассызыклаганча, туган телгә булган мәхәббәт, милли горурлык хисләрен тәрбияләүгә нигез гаиләдә салына. Ул күренекле галим Ризаэддин Фәхретдинның “Бала чакта алынмаган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да биреп бетерә алмас” дигән сүзләрен дәлил итеп китерде. “Туган телнең “ана теле” дип аталуы да очраклы гына түгел. Татар телен сакларга телибез икән, беренче чиратта, ул әни тәрбиясе аша башкарылырга тиеш. Аннан соң гына мәктәпкәчә, башлангыч, төп, урта белем бирү оешмаларында үстерелә. Шунлыктан төбәкләрдә татар гаиләләренең милли йөзен, ныклыгын саклап калу зарур. Ә моның өчен татарларның һәрвакыт үзара аралашып, ярдәмләшеп, бер йодрык булып берләшеп яшәве кирәк!” – дип басым ясады министр.
Энгель Фәттахов докладында Татарстан Республикасының мәгариф системасы турында кыскача мәгълүмат җиткерде. Ул билгеләп узганча, соңгы елларда мәгарифне үстерү – Татарстан Хөкүмәтенең өстенлекле эш юнәлешләренең берсе буларак билгеләнде. Чөнки яшь буынга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү – республиканың икътисади үсешен, киләчәген тәэмин итүнең төп алшарты. Шунлыктан белем бирү системасында заманча инфраструктура булдыру, белем бирүнең эчтәлеген камилләштерү өчен республика бюджетыннан һәм федераль бюджеттан зур күләмдә финанслар каралган.
“Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, без 2016 елга 3 яше тулган һәр сабыйны балалар бакчасында урын белән тәэмин итәргә тиеш, 2014 елда гына да әлеге максатка республика бюджетыннан һәм федераль бюджеттан 5 млн.нан артык акча бүленеп бирелде. Ел ахырына кадәр 56 балалар бакчасы төзелеп кулланылышка тапшырылачак, өстәмә 20 төркем ачылачак. Агымдагы елда мәктәпкәчә белем оешмаларында өстәмә 11 075 урын булдырыла, шуларның 660 ы – вариатив белем бирү формаларын үстерү хисабына эшләнә”, - дип белдерде Энгель Фәттахов.
Аның сүзләренә караганда, мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы кысаларында, 159 гомуми белем бирү оешмасына ремонт ясала, бу максатка 2,5 млрд. сум акча каралган.
“Һәркемгә уңайлы мохит” республика программасы буенча 270 млн. сумга 89 гомуми урта белем бирү оешмасы һәм 15 коррекция мәктәбе төзекләндереләчәк.
Белем бирү оешмаларын яңа федераль белем бирү стандартларына туры китереп җиһазлау, материаль-техник базаны ныгыту юнәлешендә эш дәвам итә.
Энгель Фәттахов бүгенге көндә сәләтле балалар өчен интернат тибындагы гомуми белем бирү оешмаларының уңышлы эшләп килүенә игътибарны юнәлтте. Аның әйтүченчә, Казан шәһәренең 2 нче лицей-интернаты, 4 нче гимназия-интернаты, 7 нче лицей-интернатлары, Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернаты югары нәтиҗәлелек күрсәтә. 2011 елда Актанышта сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, 2013 елда Сабада – интернат тибындагы аерым предметларны тирәнтен өйрәтә торган мәктәп ачылган. Әлеге белем бирү оешмаларында Татарстан Республикасының гына түгел, ә Россия төбәкләреннән килгән укучылар да белем ала, дәүләт телләрен камил белгән, чит телдә иркен аралаша алган гыйлемле, зыялы татар яшьләрен тәрбияләү өчен шартлар тудырылган.
“Сәләтле балалар белән нәтиҗәле эш алып барыла: икенче ел рәттән Татарстан укучылары командасы россиякүләм предмет олимпиадаларында Мәскәү һәм Петербургтан кала өченче урынны яулады”, - дип белдерде министр.
Энгель Фәттахов ассызыклаганча, министрлыкның өстенлекле эш юнәлеше булып, милли мәгарифне үстерү тора. Әлеге юнәлештәге идарә эшчәнлеген камилләштерү максатыннан тулы бер система булдырылды:
министрлыкта милли мәгариф идарәсе төзелде; мәгарифне үстерү институтында милли мәгариф кафедрасы һәм лабораториясе булдырылды;
барлык муниципаль берәмлекләрнең мәгариф өлкәсендәге идарә органнары штатына милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек буенча методист ставкасы кертелде; республиканың барлык муниципаль районнары, министрлык боерыгы нигезендә, аерым төбәкләргә беркетелде; милли мәгариф буенча муниципаль берәмлекләр рейтингын төзү эше җайга салынды; республиканың һәр муниципаль берәмлегендә милли юнәлеш буенча база мәктәпләре булдырылды. Телләр турындагы дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, әлеге уку йортларының татар теле кабинетларына интерактив җиһазлар кайтарыла.
Министр Россия Федерациясе төбәкләрендә яшәүчеләр өчен гамәлгә куелган татар теле һәм әдәбиятын дистанцион укыту системасы – «АНА ТЕЛЕ» проектына да тукталды. Онлайн мәктәптә Татарстанда һәм Татарстаннан читтә яшәүче һәркем татар телен өйрәнә, татар мәдәнияте, тарихы хакында мәгълүмат туплый ала. Энгель Фәттахов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә системадан Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе субъектлары һәм дөньяның 33 илендә яшәүче 10 меңгә якын кеше файдалана.
“Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен татар телен яшь буынга өйрәтү өчен әлеге проект – бик яхшы мөмкинлек. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез активлык күрсәткән очракта, системаны киңәйтү мөмкинлеге дә бар”, - дип белдерде ул.
Министр җиткергән мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенге көндә республикабызда 853 татар мәктәбе эшли. Татарлар күпләп яшәгән Россия Федерациясенең 24 төбәгендә 1305 мәктәптә татар теле укытыла, аларда 93 меңгә якын татар баласы үз туган телен, әдәбиятын өйрәнә. 50 дән артык якшәмбе мәктәпләрендә укучы балаларны да исәпкә алсак, аларның саны 97 меңгә җитә. “Кызганычка каршы, соңгы елларда әлеге уку йортларының саны сизелерлек кими”, - ди ул.
Энгель Фәттахов сүзләреннән аңлашылшанча, быелгы уку елында башланган татар гимназияләре белән индивидуаль эшчәнлек яңа уку елында да дәвам итәчәк. Әлеге уку йортларында белем бирү сыйфатын күтәрү, аларның конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру максатында яңа уку елына министрлык белән Татарстанның һәр гимназия директоры арасында килешү төзеләчәк, дип хәбәр итте министр.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Илсур Һадиуллин: Алгарыш проектлар технологияләре һәм матди стимуллар һөнәрне дәрәҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк
1 апрель көнне, Казанның "Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын күтәрүдә алдынгы проектлар технологиясе" темасына киңәйтелгән коллегиясе узды.
Татарстан укучылары - немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар арасында
28 марттан 2 апрельгә кадәр Псковта немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы узды.
ТР МҮИ(ИРО) ректоры Людмила Ногманова МәскәүдәТатарстанның педагогик кадрларын әзерләү системасын тәкъдим итте
2 апрель көнне, Мәскәү халыкара мәгариф салоны мәйданчыгында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова педагогик кадрларның фәнни потенциалын арттыру буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Татарстан һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә белем алуга сакчыл технологияләр кертү турында өч яклы килешүгә кул куйды
2026 елның 31 мартында Оренбургта, Идел буе федераль округы мәгариф системасында хезмәт җитештерүчәнлеге буенча округ киңәшмәсе кысаларында, Татарстан Республикасы вәкилләре Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз