Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында 11 августка кадәр “Алгарыш” грантын алу өчен заявка калдырырга мөмкин

2014 елның 8 августы, җомга
Uslugi.tatarstan.ru порталында Россия һәм чит илләрдәге мәгариф һәм фәнни оешмаларда тәҗрибә туплар өчен “Алгарыш” ТР Хөкүмәте грантын алучылардан заявкалар кабул итү дәвам итә.
Электрон заявканы тутырырга, кирәкле документларны беркетергә һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына тикшерү өчен “Алгарыш” грантын алу өчен конкурста катнашырга теркәлү” хезмәте ярдәмендә җибәрергә мөмкин.
Грант алу өчен заявкалар 2014 елның 11 августына кадәр кабул ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International