Алабугада V Халыкара укытучылар фестивале башланды

2014 елның 12 августы, сишәмбе
Бүген, 12 август көнне, Алабуга шәһәрендә V Халыкара укытучылар фестивале башланды. Араларында Россия регионнарыннан төрле һөнәри осталык конкурсларында җиңүчеләр булган 500 укытучы, иң яхшы директорлар, шулай ук чит илләрдән килгән модераторлар Фестивальнең төрле чараларында катнашачак.
Шулай ук күп кенә кызыклы мастер-класслар, һөнәри һәм бәхәс мәйданчыклары үткәреләчәк.
Бу көннәрдә Алабуга шәһәрендә һөнәри белем бирү хезмәктәрләре секциясе дә эшләячәк. Биредә һөнәри белем бирү проблемалары һәм перспективалары хакындагы доклад белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов чыгыш ясаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International