Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
“Каенкай” җәйге сәламәтләндерү лагеренда тәрбиягә бала алган гаиләләрнең беренче слеты булды
2014 елның 24 августы, якшәмбе
Тәрбиягә бала алган гаиләләр институтын үстерү һәм ныгыту максатыннан 23-24 августта Чистай шәһәренең "Каенкай" җәйге сәламәтләндерү лагеренда Татарстан Республикасының Кама аръягы зонасындагы тәрбиягә бала алган гаиләләрнең беренче слеты булды. Слет "Чистай балалар йорты" дәүләт бюджет белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән "Иңне иңгә куеп" – балалар тәрбияләгәндә кыенлыклар кичерүче тәрбиягә бала алган ата-аналарга консультатив ярдәм күрсәтү өчен уңышлы тәрбиягә бала алучы ата-аналарны әзерләү" грант проектын тормышка ашыру кысаларында уздырылды.
Слет Татарстан Республикасы Кама аръягы зонасының биш муниципаль районының тәрбиягә бала алган гаиләләрен җыйды.
Слетны оештыручылар үз алларына тәрбиягә бала алган гаиләләрдә гаилә-туганлык мөнәсәбәтләрен ныгыту, ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыру проблемасына игътибарны юнәлтү һәм шулай ук Татарстан Республикасының Кама аръягы зонасындагы тәрбиягә бала алган ата-аналарның консультатив төркемен үстерү максатын куя.
Слет Аксубай, Алексеевск, Әлки, Спас һәм Чистай муниципаль районнары башкарма комитетлары опека бүлекләре начальниклары һәм белгечләре актив катнашуында узды.
Тәрбиягә алынган балаларны тәрбияләүдә һәм аларны социальләштерүдә уңышлы тәҗрибәсе булган тәрбиягә бала алган гаиләләр "Гаилә – нигезләр нигезе" конкурсын тәкъдим итү барышында үз гаиләләренең уңышларын күрсәттеләр.
Кулинарлар конкурсын үткәргәндә тәрбиягә бала алган гаиләләргә зур гаиләне ашату осталыгы ярап куйды.
Иҗат итү, практик күнекмәләр, инструментлар белән эш итү, креативлык "Гаилә остаханәсе" конкурсында катнашучыларга ярдәм итте.
Гаиләне алмаштыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм башка балалар иҗат конкурсларында һәм спорт ярышларында үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр.Алар диагностик процедураларда һәм балалар өчен уздырылучы тренингларда бик теләп катнашалар.
Барлык эшләрдә һәм конкурсларда ата-аналар һәм балалар иңне- иңгә куеп бергә катнаштылар, бер-берсенә ярдәм итеп, бер-берсенә көч бирделәр.
Икенче көнне уңышлы гына эшләүче тәрбиягә бала алган ата-аналар "Тәрбиягә бала алган гаилә - кайгырту һәм мәхәббәт территориясе" дигән түгәрәк өстәл барышында һәм "Без бергә" психологик остаханәсендә балаларны яңа тәрбиягә алучы ата-аналар белән тәҗрибә уртаклашу, юрист һәм психолог белән көнүзәк мәсьәләләр буенча консультация алу, опека бүлеге белгечләренә үзләрен борчыган сорауларны бирү мөмкинлеге булды.
Тулаем алганда, слет күңелле узды, Кама аръягындагы гаиләләр арасында элемтәне ныгытты, балалар йорты белгечләренең киләчәктәге эшләренә этәргеч бирде. Белгечләр дә, тәрбиягә бала алган ата-аналар да "Иңне-иңгә куеп" проекты кысаларында киләсе елга перспективалы хезмәттәшлек итүне тикшерделәр. Оештыручыларны проектның Кама аръягы зонасында муниципаль районнарның опека бүлекләре белгечләре ягыннан да, тәрбиягә бала алган ата-аналар ягыннан да яклау табуы шатландырды.
Слет азагында һәр бала һәм һәр өлкән кеше Кама аръягындагы тәрбиягә бала алган гаиләләрнең беренче слеты турында истәлеккә бүләк яки сувенир алды.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Казан укучылары Тайваньда узган халыкара робототехника чемпионатында көмеш медаль яуладылар
«СОлНЦе» мәктәбе укучылары Иван Поликарпов, Святослав Душин, Мурад Минһаҗев һәм 131 нче лицей укучысы Кәрим Вафин FIRA Asia-2026 халыкара чемпионатының көмеш призерлары булдылар.
29
апрель, 2026 ел
Татарстанда «Авыл укытучысы» программасы буенча түләүләргә 12 млн сум акча бүленәчәк
Татарстан Республикасында 2026 елда авыл җирлекләренә һәм кечкенә шәһәрләргә эшкә килүче укытучыларга бертапкыр түләү өчен 12 млн сум акча каралган.
Яр Чаллыда татар телендә «Ябалак» республика комплекслы предмет олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр
2026 елның 25 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар телендә «Ябалак» республика комплекслы предмет олимпиадасы узды.
Татарстан Республикасының мәктәп китапханәләре бөтенроссия дәрәҗәсендә иң яхшысы дип танылды
23 апрельдә Мәскәүдә «Школьная библиотека как центр притяжения: роль библиотеки в создании развивающей среды образовательной организации» бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз