Н.А.Галләмов исемендәге махсус урта мәктәптә тәрбияләнүчеләр "Россия әтиләре күп балалы гаиләләр яклы" бөтенроссия акциясендә катнашучылар белән очрашты.

2014 елның 26 августы, сишәмбе
26 август көнне Казанда "Россия әтиләре күп балалы гаиләләр яклы" бөтенроссия акциясендә катнашучылар булып китте.
Акция 26 июльдән 9 сентябрьга кадәр дәвам итәчәк. Ул Владивостокта башланып Мәскәүдә төгәлләнәчәк.
Н.А.Галләмов исемендәге махсус урта мәктәптә тәрбияләнүчеләр "Россия әтиләре күп балалы гаиләләр яклы" бөтенроссия акциясендә катнашучылар белән очрашты. Очрашуда Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов, Социалистик Хезмәт Герое И.Ш. Мостюков, Россия Герое Г.Г.Хәйруллин катнашты. Әңгәмә барышында гаилә, әтилек, патриотизм, героизм темалары күтәрелде. Очрашу ахырында бөтенроссия акциясендә катнашучыларга "Татарстан Республикасы әтиләре күп балалы гаиләләр яклы" дигән сүзләр язылган республика флагы тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International