Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Кадерле укучылар һәм укытучылар! Хөрмәтле әти-әниләр!
2014 елның 31 августы, якшәмбе
Сезне чын күңелдән Белем көне һәм яңа уку елы башлануы белән котлыйм!
1нче сентябрь укучылар өчен дә, укытучылар – һәммәбез өчен дә үзенчәлекле бәйрәм. Нинди генә югары үрләр яуласак та, юл башы мәктәптән башлана.
Соңгы елларда Татарстан Республикасы мәгариф системасы актив рәвештә үсеш алып бара. Белем көнендә Татарстан Республикасында 7 яңа мәктәп һәм 16 балалар бакчасы ачылачак, аларның 8е авыл җирлегендә урнашкан. Белем бирү оешмаларында инновацион технологияләр, сәламәтлекне саклау проектлары актив гамәлгә ашырыла, заманча җиһазлар кулланыла. Тик шәхес буларак укытучы моннан күп еллар элек кебек үк, укыту һәм тәрбия процессында төп фигура булып кала бирә.
Без лаеклы рәвештә көчләрен һәм вакытларын кызганмыйча балаларыбызга төпле белем бирүче һәм югары әхлак принципларына инандыручы талантлы педагогларыбыз белән горурланабыз. Сез чын мәгънәсендә үз эшегезнең энтузиастлары, Сез яшь талантларга сәләтләрен ачарга, бөтен булган мөмкинлекләрне дә гамәлгә ашырырга ярдәм итәсез.
Әлеге уку елында сигез йөздән артык яшь белгеч-педагог тәүге мәртәбә сыйныфларга һәм уку йортлары аудиторияләренә керәчәк. Чын күңелдән барыгызга да иҗади ялкын, һәрдаим эзләнүләр һәм яңа идеяләр телим. Хезмәтегез кирәкле генә түгел, ә уңышлы да булсын иде.
Әлеге көн аеруча да беренче сыйныфка баручы балалар өчен көтеп алынган бәйрәм. Малайлар һәм кызларның яхшы билгеләргә генә укуларын телим. Сезнең өчен уку җиңел һәм кызыклы булсын, әти-әниләрегез һәм укытучыларыгыз Сезнең уңышларыгыз белән горурлансын. Иң югары нәтиҗәләргә ирешер өчен Сездә көч тә, үҗәтлек тә, тырышлык та җитәрлек булуына ышанам.
Әти-әниләргә балаларына һәрвакыт ярдәм итүләрен, аларның кечкенә һәм зур җиңүләренә сөенүен, дус һәм ныклы гаилә булып яшәүләрен телисе килә.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, үз көчегезгә ышану һәм яңа казанышлар телим!
Яңа уку елында уңышлар Сезгә!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов
Белешмә өчен:
Татарстан Республикасында яңа уку елында 39 958 бала (Казанда – 11 222 бала) беренче сыйныфка укырга керә. 2013 елда 36 148 бала (Казанда – 11 101 бала) 1 нче сыйныфка укырга кергән. Быел Татарстан Республикасында 159 мәктәпкә (шул исәптән 8 коррекцион мәктәпкә) ремонт ясалган. 2014 ел ахырына кадәр Татарстан мәктәпләренә математика фәне буенча 376 предмет кабинеты кайтартылачак. Белем көнендә укучылар өчен Аксубай, Азнакай, Балтач, Буа, Чүпрәле, Лаеш, Теләче муниципаль районнарында 7 яңа мәктәп ишекләрен ачачак, моннан тыш 16 балалар бакчасы ачылачак (шуларның 8е – авыл җирлекләрендә урнашкан).
Республика мәктәпләренә 814 яшь укытучы килә (шуларның 482се – югары уку йортларын тәмамлаган, 332се – педагогик көллият тәмамлаган).
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Илсур Һадиуллин: Алгарыш проектлар технологияләре һәм матди стимуллар һөнәрне дәрәҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк
1 апрель көнне, Казанның "Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын күтәрүдә алдынгы проектлар технологиясе" темасына киңәйтелгән коллегиясе узды.
Татарстан укучылары - немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар арасында
28 марттан 2 апрельгә кадәр Псковта немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы узды.
ТР МҮИ(ИРО) ректоры Людмила Ногманова МәскәүдәТатарстанның педагогик кадрларын әзерләү системасын тәкъдим итте
2 апрель көнне, Мәскәү халыкара мәгариф салоны мәйданчыгында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова педагогик кадрларның фәнни потенциалын арттыру буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Татарстан һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә белем алуга сакчыл технологияләр кертү турында өч яклы килешүгә кул куйды
2026 елның 31 мартында Оренбургта, Идел буе федераль округы мәгариф системасында хезмәт җитештерүчәнлеге буенча округ киңәшмәсе кысаларында, Татарстан Республикасы вәкилләре Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз