Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Татарстан Президенты Азнакайда яңа мәктәп ачылышында катнашты
2014 елның 1 сентябре, дүшәмбе
Быелгы 1 сентябрь Азнакай тарихына заманча яңа мәктәп ачылу белән истә калачак. Әлеге тантаналы вакыйгада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм дәрәҗәле башка кунаклар катнашты.
Мәктәп шәһәребезнең киң төзелеш алган көньяк-көнчыгыш микрорайонында урнашкан. Быел биредә 144 фатирлы торак йортның икенче чираты – 96 фатир файдалануга тапшырылачак, социаль ипотека буенча “Татнефть” ААҖ хезмәткәрләре өчен 90 фатирлы торак йорт төзелә. Микрорайонда 7 меңнән артык кеше яши, аларның күпчелеге яшь гаиләләр, шуңа күрә балалар бакчасы һәм мәктәп бик урынлы. Узган ел “Тамчыкай” балалар бакчасы сафка басса, инде менә 1 сентябрьдә 365 укучы белем учагының яңасы бусагасын атлап керде, шуларның 56 сы – “беренче”ләр. Педагогик коллектив белән берлектә укучыларның 115 е Азнакайның 1 нче мәктәбеннән күчерелгән һәм яңа мәктәп тә 1 нче саны белән йөриячәк.
Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин районга булган һәрдаим ярдәм, игътибар өчен Татарстан Президентына рәхмәтен җиткерде. Быел гына да республика бюджетыннан авылларда су челтәрләрен реконструкцияләргә 15 млн сум бирелгән, фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлауга – 0,5 млн сум, 4 мәктәптә капиталь ремонт үткәрүгә – 64,2 млн сум, алты спорт мәйданчыгы урнаштыру өчен - 8,7 млн сум, Чалпы һәм Актүбә амбулаторияләрен ремонтлауга – 4 млн. сум . Республика ярдәме белән Күктәкәдә ФАП, Кәкре Елгада ветеринар пункты, Мәндәйдә яңа клуб ачылды. Шулай ук 35 күп фатирлы торак йортта 90 млн сумлык капиталь ремонт эшләре бара.
Марсель Шәйдуллин кыска вакыт эчендә укыту-тәрбия комплексын төзегән “Арслан” ширкәтенә дә рәхмәт әйтте.
Татарстан Республикасы Президенты укучыларны, ата-аналарны, укытучыларны Белем көне белән тәбрикләде. Республикабызда бик күп социаль объектлар, шул исәптән балалар бакчалары, мәктәпләр төзелүен, бу эшләрне нефтьчеләр ярдәменнән башка күз алдына да китереп булмавын ассызыклап үтте. Ул яңа мәктәпкә интерактив җиһазлар алу өчен сертификат бүләк итте.
Кызыл тасманы кискәннән соң, Татарстан Президенты һәм башка кунаклар класс бүлмәләре, ашханә, актлар һәм спорт заллары, китапханә, уку залы, бассейн белән таныштылар. Мәктәптә шулай ук башлангыч звено өчен озайтылган көн класслары, 44 урынлык 3 йокы бүлмәсе, педагог-психолог, табиб, стоматология кабинетлары, 5-11 нче сыйныфлар өчен лабораторияләр, кулинария, агач һәм тимер, тукымалар эшкәртү буенча остаханәләр бар. Мәктәп территориясендә спорт мәйданчыгы булдырылган.
Кунаклар монда уку-укытуның заманча технологияләре кулланыланылачагын, техник иҗат, спорт һәм сәнгать белән шөгыльләнү өчен киң мөмкинлекләр булуын күрделәр.
"1936 елда төзелгән 1 нче мәктәп бүген нигезен яңарта. Бик дулкынландыргыч хисләр кичерәбез. Бу белем учагы – хыялларыбызның тормышка ашуы", – ди яңа мәктәп директоры Гүзәл Муллагалиева.
Заман таләпләренә җавап бирерлек әлеге бина төзелешенә республика бюджетыннан 203 млн сум акча бирелгән. Мебель алуга һәм класс бүлмәләре белән остаханәләрне җиһазлауга 14 млн сумга якын, ашханәне җиһазлауга 3 млн 700 мең сумга якын акча тотылган.
Бу көнне исәтлек итеп мәктәп территориясендә Татарстан Президенты утырткан агач та үсәчәк.
Яңа мәктәп ачу тантанасыннан соң кунаклар Яшьләр паркында 1 нче сыйныфлар бәйрәмен карады. Быел шәһәребездә тәүге тапкыр алар өчен шундый күңелле чара оештырылды. Укучылар Татарстан Республикасы Президенты һәм Азнакай муниципаль район башлыгы бүләкләрен дә кабул итеп алдылар.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук ”Җиңүнең 70 еллыгы” паркын күздән кичерде. Нефтьчеләр урамы буенча “Шифа” күп функцияле сәүдә комплексы, мәчет, православие храмы, музей комплексы белән беррәттән төзелгән бу паркта Бөек Ватан сугышына багышланган мемориаль такта куелачак, балалар һәм спорт мәйданчыгы төзеләчәк. Азнакай районыннан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары аллеясы исә якташ каһарманнарыбызның исемен мәңгеләштерәчәк. Биредә төзеләчәк һәйкәлгә конкурс игълан ителгән. Паркта инде агач-куаклар шаулап утыра, Кара елга буе реконструкцияләнә, буалар челтәрен төзү төгәлләнеп килә, елга аша сәнгатьләп эшләнгән күперчек салынган.
Биредәге музей исә халкыбызның барлык традицион һәм мәдәни мирасын туплаган тулы бер комплекс булачак, агач буралардан ясалган кечкенә авылны хәтерләтәчәк. Экспозицияләр дүрт күргәзмә залда урын алачак, барлык коллекцияләр киңәйтелгән күләмдә урнашачак. Шәхси коллекцияләр бүлеге яңартылачак. Яңа комплекста төрле истәлекле вакыйгаларга багышланган чаралар, районның күренекле кешеләре белән очрашулар өчен конференцияләр залы булдыру, ачык һавада да төрле чаралар үткәрү планлаштырыла.
Татарстан Президентын паркта бер төркем сугыш ветераннары каршылады һәм республикадагы, райондагы уңай үзгәрешләргә бик шат булуларын белдерделәр. Рөстәм Миңнеханов аларга бүгенге матур тормышны – Җиңү яулаулары өчен рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты “Восток” сәүдә-күңел ачу үзәген дә карап узды. 1 сентябрьдә аның беренче каты эшләп китте. Бу үзәк тә халыкның ял итү урыны булачак: сәүдә павильоннарыннан тыш, биредә заманча берничә кинотетар, боулинг-клуб та урнашачак.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Казан укучылары Тайваньда узган халыкара робототехника чемпионатында көмеш медаль яуладылар
«СОлНЦе» мәктәбе укучылары Иван Поликарпов, Святослав Душин, Мурад Минһаҗев һәм 131 нче лицей укучысы Кәрим Вафин FIRA Asia-2026 халыкара чемпионатының көмеш призерлары булдылар.
29
апрель, 2026 ел
Татарстанда «Авыл укытучысы» программасы буенча түләүләргә 12 млн сум акча бүленәчәк
Татарстан Республикасында 2026 елда авыл җирлекләренә һәм кечкенә шәһәрләргә эшкә килүче укытучыларга бертапкыр түләү өчен 12 млн сум акча каралган.
Яр Чаллыда татар телендә «Ябалак» республика комплекслы предмет олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр
2026 елның 25 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар телендә «Ябалак» республика комплекслы предмет олимпиадасы узды.
Татарстан Республикасының мәктәп китапханәләре бөтенроссия дәрәҗәсендә иң яхшысы дип танылды
23 апрельдә Мәскәүдә «Школьная библиотека как центр притяжения: роль библиотеки в создании развивающей среды образовательной организации» бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз