Ресурс үзәкне ачу тантанасында Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, К(И)ФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, педагогик кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге республика мәгариф системасын модернизацияләү стратегиясенә керә. Бүген педагогик кадрлар әзерләү заман таләпләрен исәпкә алып гамәлгә ашырыла. Укытучы, мөгаллим – мәгариф системасында иң мөһим роль уйный. Педагогик кадрлар – безнең барыбызга да гыйлем бирүчеләр. дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
2 апрель көнне, Мәскәү халыкара мәгариф салоны мәйданчыгында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова педагогик кадрларның фәнни потенциалын арттыру буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итте.