Кадет мәктәпләре һәм кадет интернат-мәктәпләре директорларының Республикакүләм семинар -җыелышы узды

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе
2014 елның 4 сентябрендә Идел буе Федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы И.Р.Мөхәммәтов катнашында кадет мәктәпләре һәм кадет интернат-мәктәпләре директорларының Республикакүләм семинар -җыелышы узды.
Шулай ук җыелышта гомуми белем бирү идарәсе мөдире Т.Т.Федорова, Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге директоры И.А.Сахнова, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре катнашты.
Татарстан кадет корпусы директоры А.Р.Таипова яңартылган һәм заманчалаштырылган уку корпусы буенча таныштыру экскурсиясе үткәрде. “Түгәрәк өстәл” барышында кадет мәктәпләре һәм интернат-мәктәпләре җитәкчеләре эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International