Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Татарстан Республикасы һәм Вьетнам Социалистик Республикасы мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк
2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Вьетнам мәгариф һәм кадрлар әзерләү министры Фам Ву Луан киләчәктә Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләрен ныгыту кысаларында, ТР белән Вьетнам Социалистик Республикасы арасында мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Очрашу Вьетнам Мәгариф һәм кадрлар әзерләү министрлыгында узды. Чарада Россиянең Вьетнам Социалистик Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Андрей Ковтун, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һ.б. катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, 2013 елның ноябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Вьетнамга визитыннан һәм Россия Федерациясе белән Вьетнам Социалистик Республикасы арасында стратегик партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыту турында белдерүеннән соң, хезмәттәшлекне ныгыту мөһим. Шулай итеп, мәгариф өлкәсендә җитди перспективалар бар, Татарстан вузлары төрле юнәлештә белгечләр әзерли, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, Татарстан Республикасы – Россиянең әйдәп баручы мәгариф үзәкләренең берсе. Татарстанда 27 вуз эшли, шул исәптән бер федераль һәм ике фәнни-тикшеренү илкүләм югары уку йорты. Республика вузларында барлыгы 180 меңнән артык студент белем ала. Бигрәк тә фәнни-мәгариф кластерына аерым игътибар бирелә, шул исәптән базар ихтыяҗын исәпкә алып, югары квалификацияле кадрлар әзерләнә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, шулай ук республика мәгариф һәм студентлар алмашу мәсьәләсендә күп илләр белән актив хезмәттәшлек итә, Татарстанда “Алгарыш” Россия һәм чил ил вузларында кадрларны әзерләү һәм яңадан әзерләү программасы эшли. Программада 6 ел дәвамында 2,5 мең кеше катнашкан, 800 кеше Россиядән читтә белем алган.
Татарстан Президенты сүзләренә караганда, бүген Татарстан вузларында 94 илдән 4075 студент укый, шул исәптән 100 гә якын кеше – Вьетнамнан.
Безгә мәгариф өлкәсендә мөнәсәбәтләрне ныгыту, республика вузларында белем алучы студентлар санын арттыру зарур, диде Рөстәм Миңнеханов Вьетнам мәгариф һәм кадрлар әзерләү министры Фам Ву Луанга мөрәҗәгать итеп.
Рөстәм Миңнеханов фикеренә караганда, шулай ук фән һәм тикшеренү эшчәнлегендә элемтәләрне киңәйтү, уртак мәгариф күргәзмәләре, стажировкалар санын арттыру мөһим. Без хезмәттәшлек өчен әзер, бүгенге очрашу уңай нәтиҗәләр бирәчәгенә ышанам, диде ул. ТР Президенты Фам Ву Луанны Татарстанга җавап визиты белән чакырды, бу төбәкнең мөмкинлекләрен шәхсән күрү һәм бәяләү өчен кирәк.
КНИТУ–КХТИ ректоры Герман Дьяконов Вьетнам мәгариф һәм кадрлар әзерләү министрлыгында очрашуда вуз Вьетнамның 18 югары уку йорты белән элемтәләр булдыруы турында сөйләде.
ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов очрашуда Татарстанда мәгариф системасын модернизацияләү, мәгариф өлкәсендә матди-техник базаны ныгыту турында сөйләде. Моннан тыш, ул мәгариф өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек проектларына тукталды.
Фам Ву Луан Россия һәм чит ил вузлары белән хезмәттәшлекне бәяләде. Без, ихтыяҗ булган белгечләрне әзерләгәндә, күп илләрнең тәҗрибәсен кулланабыз. Аерым алганда, атом энергетикасы өлкәсендә Россия хезмәттәшләре белән ныклы элемтәдә эшлибез, диде.
Вьетнам мәгариф һәм кадрлар әзерләү министры сүзләренә караганда, җирле студентларны Татарстан Республикасы вузларында укыту белән җитди кызыксына. Без студентлар санын арттыру, укытучылар алмашу яклы, шулай ук сезнең республика студентларын да кабул итәргә әзер, диде ул. Бу бигрәк тә тропик медицина, әйләнә-тирә мохитне өйрәнү һ.б. кебек белгечлекләр өчен актуаль.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, Татарстан һәм Вьетнам вузларында укучылар, нәтиҗәдә, Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләрен дәвам итү һәм ныгытуда ярдәм итүче звено булачак. Ул шулай ук, Татарстан Республикасы белән Вьетнам Республикасы арасында ныклы элемтәләр төзү максатында, эшче төркем оештырырга тәкъдим итте. Бу юнәлештә хезмәттәшлек өчен Татарстан Республикасы ягыннан ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җавап бирәчәк.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Казан укучылары Тайваньда узган халыкара робототехника чемпионатында көмеш медаль яуладылар
«СОлНЦе» мәктәбе укучылары Иван Поликарпов, Святослав Душин, Мурад Минһаҗев һәм 131 нче лицей укучысы Кәрим Вафин FIRA Asia-2026 халыкара чемпионатының көмеш призерлары булдылар.
29
апрель, 2026 ел
Татарстанда «Авыл укытучысы» программасы буенча түләүләргә 12 млн сум акча бүленәчәк
Татарстан Республикасында 2026 елда авыл җирлекләренә һәм кечкенә шәһәрләргә эшкә килүче укытучыларга бертапкыр түләү өчен 12 млн сум акча каралган.
Яр Чаллыда татар телендә «Ябалак» республика комплекслы предмет олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр
2026 елның 25 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар телендә «Ябалак» республика комплекслы предмет олимпиадасы узды.
Татарстан Республикасының мәктәп китапханәләре бөтенроссия дәрәҗәсендә иң яхшысы дип танылды
23 апрельдә Мәскәүдә «Школьная библиотека как центр притяжения: роль библиотеки в создании развивающей среды образовательной организации» бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз