ИТ-парк белән берлектә оештырылган IT-Jump республика проекты кысаларында “Flash-программирование” буенча мәктәп укучылары өчен профиль смена

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе
2014 елның 20-26 сентябрендә Крутушка бистәсендә урнашкан “Байтик” компьютер лагеры базасында ИТ-парк белән берлектә оештырылган IT-Jump республика проекты кысаларында “Flash-программирование” буенча мәктәп укучылары өчен профиль смена
үткәрелә.

Смена программасында:
• ActionScript 3.0да программалаштыру, график интерфейс эшләү, проектлар дизайны һәм алымнары, мәгълүматны саклау, икътисади аналитика буенча мастер-класслар;
• командада эшләү буенча тренинглар һәм проектларны яклау;
• проектлар буенча эшләү һәм проектлар конкурсы;
• ИТ-паркка экскурсия.

“Flash-программирование” профиль сменасында ios һәм android платформаларында эшләүче планшетлар өчен проектлар булдыру планлаштырыла.
Чаралар вакытында укучылар ике-биш кешедән торган командаларда эшләячәк. Уку-өйрәнү процессы тагын да файдалырак булсын өчен укучыларга ноутбуклар белән килергә киңәш ителә.
Дәресләрне әлеге юнәлешләрдә эшләүче иң яхшы белгечләр алып барачак.

Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “ИТ-парк” белән берлектә Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, “Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр үзәге” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Сменада катнашыр өчен заявкаларны түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк:
bronp@mail.ru , заявка формасын “Байтик” лагеры сайтыннан алырга мөмкин www.baytik-kazan.ru
Белешмәләр өчен телефон 8 (843)225-54-45
Смена буенча мәгълүматларны түбәндәге телефон номерлары буенча шалтыратып белешергә мөмкин: 8 (84365)75-5-03, 8 (906)110-21-57 Демагина Татьяна Ильинична, Гаязова Лилия Лаззатовна
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International