Татарстанлылар балалар йортларында тәрбияләнүчеләр арасында уздырылган Спартакиадада катнашты

2014 елның 15 сентябре, дүшәмбе
2014 елның 12-14 сентябрендә үткән “Идел буе спорт Олимпы” Спартакиадасында Норлат балалар йортыннан “Виктория” командасы катнашты. Төрле регионнардан килгән 14 җыелма командалары җитезлектә, төз атуда , тиз йөзүдә һәм командада бердәм уйнауда ярыштылар.
Көзге һава торышы Татарстаннан килгән балаларны үзенең кояшлы көннәре белән сөендерде, ә бигрәк тә аларны 8 төрле спорт уеннары буенча ярышларда иң яхшылар рәтендә булулары шатландырды.
“Виктория” командасы башка командалар арасында 5 нче урынны яулады. Татарстанлылар аерым спорт төрләре буенча да яхшы нәтиҗәләр күрсәтте:җиңел атлетика – 4 урын, волейбол һәм стритбаскет 5 нче урын. Барскова Регина йөзү буенча – 2 нче урын, ә егетләр мини - футбол буенча 3 нче урынга лаек булдылар. Нәтиҗәдә “Виктория” командасы – 2 кубок, 8 медаль һәм истәлекле бүләкләр белән кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International