Казанда “IT-чемпион 2014” бәйгесенең беренче этап җиңүчеләрен бүләкләделәр

2014 елның 20 сентябре, шимбә
20 сентябрьдә Казан ИТ-паркында «IT-чемпион» республикакүләм бәйгесенең беренче этап җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйгенең беренче этабы нәтиҗәләре буенча һәрбер муниципаль районнан 3 укучы җиңүче булып табылды. Алар ноутбуклар белән бүләкләнәчәк. Җиңүчеләр өчен бу көнне зур бәйрәм оештырылды: аларны төрле мастер-класслар, фәнни шоу, фристайл, аэрохоккей, x-box, теш пастасын әзерләү буенча мастер-класс һәм башка бик күп чаралар көтә.
Исегезгә төшерәбез, бәйге Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталын популярлаштыру максаты белән үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International