Бөтенроссия һәм республикакүләм мәктәп укучылары олимпиадаларының мәктәп этаплары башлана

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе
2014 елның 24 сентябреннән башлап Татарстан мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары бөтенроссия һәм республикакүләм фән олимпиадаларының беренче этабында катнашачак. 2014-2015 уку елында олимпиадаларның мәктәп этапларын үткәрүдә аерылып торучы үзенчәлек тә бар. Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының 21 фәне буенча һәм республикакүләм олимпиадаларның 9 фәне буенча бердәм биремнәр эшләнелгән. Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының бөтен этапларын үткәрү һәм оештыру эше өчен 2014 елда булдырылган Республика олимпиада үзәге җаваплы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International