Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты Россия мәгариф идарәләре органнарының иң яхшы ун сайты исемлегенә керде

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
“Социаль навигатор” проекты кысаларында Мәгарифне үстерү институты белән берлектә РИА Новости регионнардагы мәгариф идарәләре сайтларының мәгълүмати ачыклык рейтингы төзегән. Тикшерүчеләр РФның 83 субъектыннан 82 сайтта урнаштырылган мәгълүматларның никадәр ачык һәм кызыклы булуын өйрәнгән. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты Россия мәгариф идарәләре органнарының иң яхшы ун сайты исемлегенә керде һәм 84 сайт арасында 6нчы урында урнашты!
Рейтинг лидерлары дип Мәскәү шәһәре Мәгариф департаменты (http://www.educom.ru/), һәм Ямало-Ненецк автономияле округы Мәгариф департаменты http://www.yamaledu.org/), Саратов өлкәсе Мәгариф министрлыгы (http://minobr.saratov.gov.ru/) сайтлары табылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International