Казанда көллият һәм техникум студентлары өчен җиңел атлетика буенча кросс узачак

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
25 сентябрьдә “Хезмәт резервлары” стадионында Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен җиңел атлетика буенча кросс узачак. Ярышлар урта һөнәри белем бирү оешмалары арасында уздырылган II Спартакиаданың башланып китүе һәм “Готов в труду и обороне” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларының берсе булып санала. Җиңел атлетика буенча кросста 500гә якын яшь спортчы катнашыр дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International