27 сентябрьдә “Белем дөньясы” тапшыруы хоккей уены трансляцияләнү сәбәпле эфирга ярты сәгатькә алда чыгачак

2014 елның 26 сентябре, җомга
“Ак барс” – “Сибирь” хоккей уенынының “Яңа гасыр” каналында турыдан-туры трансляцияләнүе сәбәпле “Белем дөньясы” мәгълүмати-аналитик тапшыруының 27 сентябрьдә эфирга чыгу вакыты 17 сәгатьтән 16.30 сәгатькә күчерелә.
Исегезгә төшерәбез, мәгълүмати-аналитик тапшыру мәгариф системасындагы үзгәрешләр белән таныштыра, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә милли мәгарифне үстерү, алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашу һәм тагын күп темаларны яктырта.
Тапшыру Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча ТНВ һәм матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы ярдәме белән әзерләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International