Иртәгә тугызынчы сыйныф укучылары математикадан кабат имтихан тапшыра

2014 елның 26 сентябре, җомга
Иртәгә, 27 сентябрьдә төп дулкында йомгаклау аттестациясен үтә алмаган 182 тугызынчы сыйныф укучысы математикадан кабат имтихан тапшыра. Кабаттан дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыру өчен республикада 4 имтихан тапшыру пункты булдырылган: Казан шәһәренең 155нче гимназиясе, Яшел Үзән шәһәренең 10нчы гимназиясе, Лениногорск шәһәренең 8нче гомумбелем бирү мәктәбе, Түбән Кама шәһәренең 12нче гомумбелем бирү мәктәбе.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 20-30 сентябрь көннәрендә дәүләт йомгаклау аттестациясе вакытында имтихан тапшырмаган яки мәҗбүри предметлардан канәгатьләнерлек булмаган берничә билге алган, яисә өстәмә срокларда әлеге предметларның берсеннән тагын канәгатьләнмәслек билге алган укучылар төп гомуми белем программалары буенча кабат сынау тота.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 20 сентябрьне — русс теленнән, 27 сентябрьне математикадан имтихан тапшыру көннәре итеп билгеләде. 30 сентябрь исә — резерв көн, бу көнне рус теле яки математикадан сынау тотарга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International