Алабуга балалар йортында тәрбияләнүчеләр яңа “Форд” автобусына ия булды

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
2014 елның 25 нче сентябрендә Казанда “Ритэк” ачык акционерлык җәмгыяте һәм “Лукойл” хәйрия фондының Vнче социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы үткәрелде. Конкурста беренче урынны Алабуга шәһәре балалар йорты әзерләгән “Яхшылык бүләк итәбез!” проекты яулады. Әлеге проект Бөек Ватан сугышының 70 еллык юбилеена багышланган иде. Бүләкләү тантанасында “Лукойл” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Николай Николаев Алабуга балалар йорты директоры Елена Гырдымовага “ФОРД” автобусы ачкычы тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International