Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында үткәрелгән җиңел атлетика буенча кросс нәтиҗәләре

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
25 сентябрьдә Казанның Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен җиңел атлетика буенча кросс узды. Ярышларда 60 урта һөнәри белем бирү оешмасыннан сигезешәр спортчы катнашты.

Шәхси-командалы беренчелектә җиңүчеләр һәм призерлар:

Егетләр арасында:
1 урын – Садыйков Нияз (Баулы авыл хуҗалыгы көллияте)
2 урын – Нурдәүләтов Дамир (Түбән Кама нефтехимия көллияте)
3 урын – Гордеев Виталий (Түбән Кама нефтехимия көллияте)

Кызлар арасында:
1 урын – Салихова Диана (Казан элемтә электр техникумы)
2 урын – Степанова Светлана (Казан элемтә электр техникумы)
3 урын – Сутулова Анастасия (Яшел Үзән механика көллияте)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International