Энгель Фәттахов Яр Чаллыда балалар бакчасын ачуда катнашты

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Наил Мәһдиев һ.б. катнашты. РТ Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итүенчә, мәктәпкәчә белем бирү – гомуми башлангыч белем бирүнең иң беренче баскычы һәм укытучылар алдында балаларны мәктәпкә әзерләү буенча конкрет бурычлар тора. “Республикада яңа балалар бакчалары төзү буенча актив эшләр алып барыла. Быел Татарстанда гомуми суммасы 5 млрд. тәшкил иткән 56 балалар бакчасы төзелде, алдагы елда 8 млрд. сумга тагын 70 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзү планлаштырыла”, - диде министр. Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе яңа балалар бакчасына интерактив җиһаз алыр өчен сертификат бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International