Кырым делегациясе ТР мәгариф системасын модернизацияләү тәҗрибәсен өйрәнә

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
Казанга Кырым Республикасының министр урынбасары Айдер Аблятипов җитәкчелегендәге Фән һәм яшьләр министрлыгы вәкилләре килде.
Кичә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кунаклар - Кырым Республикасының милли оешмалар җитәкчеләре, методистлар, мәктәп директорлары һәм иң яхшы укытучылар белән очрашты. ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, делегация әгъзалары Татарстан Республикасы һәм Кырым Республикасы арасында дәүләт һәм иҗтимагый тормыш өлкәләрендә татар телен куллану, милли белем бирү системасын үстерү һәм туган телдә белем бирү системасын һәм тел сәясәте мәсьәләләрен өйрәнү өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлекне алга таба үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Кунаклар шулай ук Казан гимназия һәм лицейлары белән танышты, дәресләрдә булды.
Татарстан Республикасының мәгариф системасын модернизацияләү буенча тәҗрибәсе Кырым Республикасында да файдаланылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International