Республикада капиталь ремонт ясалган мәктәпләр арасында үткәрелгән бәйгегә нәтиҗәләр ясалды. Быел капиталь ремонт программасы буенча Татарстанда 159, шул исәптән 8 коррекцион мәктәп, төзекләндерелгән.
Бәйгедә капиталь ремонт программасына кергән барлык гомумбелем бирү һәм коррекцион мәктәпләр катнашты. Экспертлар, әлеге мәктәпләргә барып, капиталь ремонтның сыйфатын урыннарда тикшерде.
Биш мәктәп ремонт эшләрен кыска срокларда һәм югары сыйфатлы итеп башкарып чыкты. Шулар арасында Кайбыч районының Евгений Тутаев исемендәге Федоровское мәктәбе беренче урынга лаек булды.