8-28 сентябрьдә “Орленок” Бөтенроссия балалар үзәгендә “Президент спорт уеннары” Бөтенроссия мәктәп укучылары ярышларының финал этабы үтте. Татарстан Республикасы данын әлеге ярышларда Казан шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 177нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе командасы яклады. Пулядан ату ярышларында Татарстан командасы 2 урынны яулады. Укучылар шулай ук йөзү, җиңел атлетика, стритбол, пионербол һәм велоспорт буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.