Казанда тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен семинар узды

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
2 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Күпмилләтле Россия – күпмилләтле Татарстан» факультатив уку курсын өйрәнүнең концептуаль, мәгънәви һәм методик аспектлары» дип исемләнгән темага тарих, җәмгыять белеме укытучылары өчен семинар үткәрелде.
Әлеге курс эксперимент рәвешендә Казан, Яр Чаллы һәм Бөгелмә шәһәрләренең 20 мәктәбендә укытылачак. Семинарда катнашу өчен әлеге мәктәпләрнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары чакырылды.
Семинар барышында укытучылар әлеге факультатив курс авторлары  белән очрашты, лекцияләр тыңладылар, әлеге факультатив курсны укыту үзенчәлекләре белән таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International