Халыкара Укытучылар көненә багышланган зур бәйрәмнең телевизион версиясе 12 октябрьдә “Яңа гасыр” телеканалында күрсәтеләчәк

2014 елның 10 октябре, җомга
6 октябрьдә Казанда “Баскет холл” спорт комплексында узган Халыкара Укытучылар көненә багышланган бәйрәм тантанасының телевизион версиясен 12 октябрьдә, якшәмбе көнне 13 сәгать 30 минутта “Яңа гасыр” телеканалында карарга мөмкин булачак. Әлеге кичәдә республиканың өч меңнән артык иң яхшы укытучысы җыелган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International