РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларына абитуриент иншаларын бәяләү өчен тәкъдимнәрен җибәрәчәк

2014 елның 14 октябре, сишәмбе

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы абитуриент иншаларын бәяләү өчен тәкъдимнәрне эшләп  югары уку йортларына җибәрәчәк. Бу хакта ведомство башлыгы урынбасары Александр Климов хәбәр итте. Министр урынбасары сүзләренә караганда, Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдимнәре Федераль педагогик үлчәнешләр институты тарафыннан мәктәпләрдә йомгаклау иншасын тикшерү өчен алдан эшләнелгән критерийларга охшаш булачак. Югары уку йортлары абитуриент хезмәтен бәяләр өчен үз методларын да эшли ала, дип өстәде Климов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International