Еdu.crowdexpert.ru төп гомумбелем бирү программасы турында фикер алышу бара

2014 елның 18 октябре, шимбә

Еdu.crowdexpert.ru сайтында фәнни һәм мәгариф оешмаларының җитмеш галим һәм экспертлары тарафыннан Мәскәү шәһәре педагогик университеты белән берлектә   әзерләнгән төп гомумбелем бирүнең якынча программасы турында фикер алышу бара. Сайтка инде 143 мең кеше кергән һәм 1,6 мең кеше әлеге программа белән танышкан, 46 меңнән артык кеше сайтта теркәлгән. Фикер алышуда мәгариф идарәсе органнары, мәгариф оешмалары, методик үзәкләр һәм хезмәт вәкилләре катнаша. Төп гомумбелем бирү программасы турында фикер алышу нәтиҗәләре буенча регионнар рейтингы төзеләчәк. Фикер алышуда иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләр кыйммәтле бүләкләр алачак. Беренче приз – европа мәгариф үзәкләре эшчәнлеге белән танышу мөмкинлегенә ия булу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International