“Классная работа!” республикакүләм конкурсына журналист хезмәтләрен кабул итү дәвам итә

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән «Классная работа!» дип аталган республикабызда мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктыртучы журналист хезмәтләре конкурсы дәвам итә. Конкурс Татарстанда мәгариф һәм фән системасының яңартылу процесслары хакында мәгълүмати-аңлатмалы хезмәтләрнең нәтиҗәлелеген арттыру, укытучы хезмәтенә карата позитив мөнәсәбәт булдыруга һәм укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итүче иң яхшы журналистик иҗат үрнәкләрен барлау һәм аларны популярлаштыру максатыннан уздырыла.
Конкурста катнашыр өчен Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән темасын яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм фотокорреспондентлар чакырыла. Конкурста катнашу өчен төп шарт – Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән үсеше юнәлешләрен объектив яктырту, конкурс материалларына булган таләпләрне үтәү.
Конкурска тәкъдим ителгән материаллар 2014 елның 1 гыйнварыннан 28 ноябренә кадәр бастырылган яки эфирга чыгарылган булырга тиеш.
Конкурста катнашыр өчен заявкаларны шулай ук түбәндәге адреслар буенча электрон формада да җибәрергә мөмкин: Аlsu.muhametova@tatar.ru или Ilmira.Ahunova@tatar.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International