Татарстанда “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проекты башлана

2014 елның 17 октябре, җомга
Мәдәният елы кысаларында 12 нче ноябрьдән Татарстан Республикасының барлык беренче сыйныф укучылары өчен “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” дип аталган Республикакүләм мәдәни-белем бирү проекты старт алачак.
Әлеге проектның максаты – үсеп килүче буында нигезле мәдәни кыйммәтләр булдыру һәм аларны рухи яктан баету.
Проектта катнашучылар:
• Беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре;
• Китапханәчеләр һәм сыйныф җитәкчеләре.
12 ноябрь көнне республикабызның барлык җәмәгать китапханәләрендә Мәдәният дәресе уздырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International