20 ноябрьдә инша язу буенча апробация үткәреләчәк

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

Сочи шәһәрендә узган  Россия  Федерациясы субьектларының мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләренең  Бөтенроссия  җыелышында Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 20 ноябрендә Россия регионнарында йомгаклау иншасын үткәрү технологиясен апробацияләү узачак.  Мәктәп укучыларының чыгарылыш имтиханнары исемлегенә инша язу агымдагы уку елы башыннан кертелде. Иншаны укучылар 3 декабрьдә язачак, ә тапшыра алмаган очракта 4 февраль һәм 6 майда кабат яза алачак. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар инша урынына изложения сайлый алу мөмкинлегенә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International