2014 елның 17 сентябреннән Түбән Кама шәһәре мәктәп укучылары өчен һөнәри ориентация буенча муниципаль программа башланды. “Түбән Кама һөнәрләре иле» курсын гамәлгә ашыру кысаларында 11нче сыйныф укучылары көллиятләр һәм техникумнар базасында төрле һөнәрләр белән танышачак. Өч ел дәвамында әлеге программага шәһәрнең барлык мәктәпләре дә кушылыр дип көтелә. Ә апрель аенда “Түбән Кама һөнәрләре иле” дип аталган һөнәрләр фестивале уздыру планлаштырыла.